Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче Халидә әбине 100 яше белән котладылар

Хөрмәткә ия

Халидә Хөсәен кызы Әхмәтҗанова 100 яшен тутырды. Аны котларга балалары, якыннары, оныклары һәм Лениногорск шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова, Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин килделәр.

Халидә әби – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы елларында Свердловскида хәрби заводта эшләгән. Бүгенге көндә ул хөрмәтле әни, әби, дәү әни булып яши. 

Олы яшьтә булуына карамастан, Халидә Хөсәен кызы көр күңелле, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар. 

Ул Әлмәт районында Тайсуган авылында ишле, биш балалы гаиләдә туган. Әти-әнисе колхозда эшләгән. “Шунлыктан без дә эш күреп, хезмәтне сөеп, эшне яратып үстек”, - ди ул.

Мәктәптә 7 класс белем алгач, колхоз эшенә җигелә. Бөек Ватан сугышы елларында, 1943 елның маенда аны үзе кебек яшьтәшләре белән бергә вербовка белән Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Ул бар көчен биреп, шунда 1956 елга кадәр эшли. 

Вербовкадан кайткач, туган авылында эш тапмагач, Лениногорскига эш эзләп килә. Монда төзелеш-монтаж цехына урнаша. Аның хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылыгы вагранканы (шахта тибындагы мич) монтажлауда һәм төзүдә актив катнашуы, югары җитештерү күрсәткечләре өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.

1970 елга кадәр шунда  эшли. Аннары исә “Лениногорскнефть” идарәсенең Эшчеләрне тәэмин итү бүлегенә урнаша. 10 елдан соң лаеклы ялга китә.

Гомер буе хезмәтне яратып яшәгәнгә күрәдер, хәтта пенсиядә дә ашханәдә 5 ел эшләп ала.

1959 елда тормышка чыга, ире белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, балаларның хөрмәтен тоеп яши Халидә әби. 5 онык, 9 оныкчыкка үзенең тормыш тәҗрибәсен тапшыра.

 

фото: Лениногорск мэриясе 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев