Лениногорскида йөк машиналары бер төндә 136 рейс кар чыгарган
Кайчан кыш җитә дип көттек-көтүен, ә ишеп кар явуны, бурнаннарны көтмәгән идек шул.
Лениногорскиның юл хезмәте бу көннәрдә бар көчне урамнарны җыештыруга юнәлтә. Шәһәрдә, районыбыз авылларында кар чистарту эше бара.
Федотовка авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова әйтүенчә, аларның кар чистартырга авыл җирлегенең тракторы бар икән. “Кар чистарту белән проблема килеп чыкканы юк, үз тракторыбыз булгач, яхшы. Урамнарны, авыл территориясен чистарта”, - ди .
Шәһәрдә урам чистарту белән бәйле вәзгыять ничегрәк, бу хакта «БлагСтройДорхоз» җәмгыятенең производство-техник бүлеге начальнигы Әлфия Мальковскаядан сораштык. Әлеге җәмгыять шәһәрдәге урамнарны, шул исәптән шәхси секторны кардан чистарту белән шөгыльләнә. Бу көннәрдә шәһәр урамнарында әлеге предприятиенең 14 берәмлек техникасы эшли, шулай ук тагын 18 берәмлек махсус техника да ялланган.
“17 декабрьнең киченнән 18 декабрьнең иртәнге 7.00 сәгатькә Лениногорск урамнарыннан КамАЗ машиналары 136 рейс кар чыгарды, бу 12 мең кубка якын. Чистарту чиратлап бара, башта үзәк урамнардан башлыйбыз, шулай ук социаль объектларга бара торган юлларны да, әйтик, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр. Аннары шәхси секторга күчәбез”, - дип аңлата Әлфия Мальковская.
Предприятие хезмәткәрләре һәм урамнарны чистартуга җәлеп ителүчеләр ике сменада эшлиләр. Дөрес, аларга җиңел түгел. Эшчеләрне юл буенда торган машиналар борчый, машиналар комачаулык тудыра.
Әгәр ишегалды территориясе яки урамнар вакытында кардан чистартылмаса, 5-15-12 телефоны буенча шалтырата аласыз.
фото: ООО «Благстройдорхоз»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев