Лениногорскида Иҗтимагый советка яңа рәис сайладылар
Лениногорск мэриясендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.
Аның эшендә Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова катнашты. Киңәшмәдә республика программасы буенча ашырылучы “Актив озын гомерлелек” программасы буенча фикер алыштылар.
Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов әйтүенчә, “өченче буын” спартакиадасы уздыруга игътибар бирелә, ягъни өлкән яшьтәгеләр арасында спортның төрле дисциплиналарын үз эченә алган спартакиада. Марс Хәсәнов 2025 елда физик культура белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәге кешеләрнең саны 5 меңгә якын, дип белдерде.
«Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова «Алтын еллар» республика проектын тәкъдим итте. Әлеге проект өлкән яшьтәге гражданнар өчен актив ял итү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен булдырылган. Анда 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыккан пенсионерлар катнаша ала. Проект һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат Забота-Татар рәсми сайтында бар: https://zabota-tatar.ru/ru
Соңыннан Иҗтимагый советка яңа рәис сайладылар. Ачык тавыш бирү юлы белән 2нче, 7нче ТОС рәисе вазифасын алып баручы Ирина Матевосян сайланды.
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2465397.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев