Лениногорскида киләсе елда юлларны капиталь ремонтлау буенча муниципаль программаны төзиләр
Лениногорскилыларга мөрәҗәгать.
Хөрмәтле лениногорскилылар! 2026 елга юлларны капиталь ремонтлау буенча муниципаль программаны формалаштырабыз. Сезнең тәкъдимнәрне 19 октябрьгә кадәр көтәбез, – дип язды Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов үзенең телеграм-каналында.
Тәкъдимнәрне , ягъни ремонт өчен урамнарны тәкъдим итү өчен:
«Ромашка» чат-ботына мөрәҗәгать итәргә
«Бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр» – «Отзывы и предложения» бүлегендә адресны күрсәтәсез һәм, мөмкин булса, фотографияне беркетәсез.
2026 елда юлларны капиталь ремонтлау буенча төгәл эшләнәчәк берничә адрес бар инде. Алар:
Нагорная урамы (Октябрь ур. кадәр)
Горький урамы (Заварыкин урамыннан Тукай урамына кадәр участок)
Тукай урамы (Шашин урамыннан «Яшьлек» стадионына кадәр)
Тәкъдимнәрне 19 октябрьгә кадәр җибәрергә өлгерегез. Бәлки, нәкъ менә сез әйткән юл участогы төзекләндерелер.
фото: «Заман сулышы» архив фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев