Лениногорскида коляскалар парады конкурсында 9 гаилә катнашты
Лениногорскида Горький исемендәге ял паркында Халыкара балаларны яклау көнендә коляскалар парады конкурсы узды.
Анда 9 гаилә катнашты. Алар бала арбаларын бик матур итеп, төрле тематика буенча бизәп килгәннәр иде. Һәр гаиләгә диплом һәм истәлекле бүләкләр бирелде, һәр гаиләне номинация буенча бүләкләделәр.
- "Самая цветочная" - семья Юнусовых
- "Милая" - семья Темниковых
- "Сказочная" - семья Камалеевых
- "Самая летняя" - семья Бондаренко
- "Самая дружная" - семья Пестряковых
- "Оригинальная" - семья Яковлевых
- "Юбилейная" - семья Саидовых
- "Апельсиновая" - семья Ивановых
- "Самая воздушная" - семья Федотовых.
Паркка бәйрәмгә килүчеләргә "Monkey Groove", "Вверх дном"бию коллективлары, Мәдәният сараеның яшь артистлары: Эмилия Тазиева, Екатерина Исмәгыйлева, Арина Орехова, Ясминә Шәмсетдинова, "Соловушки" ансамбльләре ял концерты тәкъдим итте.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гөлнара Вагизова балаларны бәйрәм белән котлады, бәхетле балачак, исәнлек теләде.
Паркта мастер-класслар оештырылды, конкурслар, уеннар үткәрделәр, фотозона эшләде, соңыннан исә балалар буяулар фестивалендә катнаштылар.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2421706.htm



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев