Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида МХО катнашучыларының гаиләләре өчен фотосессия уза

Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Фронт һәм тыл: Объективта бердәмлек» социаль акциясе.

Акциянең оештыручылары – Лениногорск шәһәренең «Сила в детях» сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга социаль ярдәм күрсәтү тернәкләндерү үзәге белән берлектә Лениногорскиның «Содружество пограничников»  оешмасы.

Социаль челтәрләр һәм волонтерлар төркемнәре аша СВО хәрбиләренең гаилә әгъзаларына акциядә катнашу өчен чакырулар җибәргәннәр. Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Айгөл Әхмәтова әйткәнчә: "Акциянең максаты — СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен истәлекле фотолар ясау һәм ераклыкка, авыр  шартларга карамастан, якыннары арасында элемтәне саклау. Бу Ватанны саклаучыларга рәхмәт һәм хөрмәт белдерү".

Фотосессия 2 көн дәвамында — 17, 19 февральдә уза. «Фронт һәм тыл: Объективта бердәмлек» фотосессиясендә 65 кеше катнашыр дип планлаштырыла.

МХО хәрбиләренең гаиләләоре фотосессиядә катнашырга теләсә: 89178780508 телефоны буенча шалтырата ала.

 

фото: «Лениногорск-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев