Лениногорскида шахмат укытучысы истәлегенә турнир үтте
Лениногорскиның 2нче спорт мәктәбендә совет шахматчысы, Лениногорск спорт мәктәбендә шахмат укытучысы булып эшләгән Луиза Королькова истәлегенә турнир үтте.
Ул ел саен декабрь аенда уза.
Турнирда 28 уенчы катнашты. Кызлар һәм малайлар акыл уенында көч сынашты.
Нәтиҗәдә, беренче урынны Степан Алаев, икенче урынны Камил Саримов алды, өченчедә - Дмитрий Асабин.
Кызлар арасында Анастасия Мустаева җиңүче булды. Икенче урынны Лаура Гильмурадова алды, өченчедә – Диляра Хамраева.
фото: https://vk.com/chesslensk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев