Лениногорскида “Студентлар язы – 2023” фестиваленең җиңүчесе билгеле
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Студентлар язы – 2023” фестиваленең җиңүчесе билгеле

Лениногорск Мәдәният сараенда “Студентлар язы-2023” студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты үтте.

 

Әлеге фестиваль традицион рәвештә уза торган, моны студентлар көтеп ала, әзерләнә. Гала-концертта иң матур, кабатланмас номерлар күрсәтелде. Тамаша залында укытучылар, студентлар җанатар ролендә көч биреп торды.

Гала-концертта жюри тарафыннан 4 номинация буенча йомгак ясалды.

Фестивальнең җиңүчесе – Лениногорск политехник колледжы. Колледж менә икенче ел рәттән җиңү яулый.

Икенче урында – Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы.

Өченче урынны Лениногорск нефть техникумы алды.

 

фотолар: Розалия Мостафина

 


Нет комментариев