Лениногорскида тракторчы-машинистлар имтиханнар тапшырды
Имин йөрик
Лениногорск политехника көллияте белем бирү учреждениесендә үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә укыганнар арасында имтихан булды.
Имтиханда катнашучыларның үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртү күнекмәләре тиешле категориядәге техникада тикшерелде.
АІ, АІІ категориясенә имтихан тапшыручы 8 кандидатның 7се имтиханны уңышлы тапшырды, 1се тапшырмады.
В, С, D, E, F категориясенә имтихан тапшыручы 30 кандидатның 21е аны уңышлы тапшырды, 2се килмәде, 7 кандидат имтиханны тапшырмады.
Имтихан нәтиҗәләре буенча укучыларга тиешле категориядәге тракторчы — машинист таныклыклары биреләчәк.
Имтиханга килмәгәннәр һәм аны беренче тапкыр тапшырмаганнар өчен кабат имтихан билгеләнгән.
Илнур Галимов, Лениногорск Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы
фото: И.Галимовтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев