Лениногорскида Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме була
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына быел - 140 ел.
26 апрель олыларның да, кечкенәләрнең дә яраткан шагыйре – Габдулла Тукай туган көн.
Лениногорскида Тукай һәйкәле янында шагыйрь иҗатын барлау, аны онытмау, үсеп килүче буынга да ишеттерү уңаеннан, Шигърият бәйрәме уза.
24 апрельдә, 10.00 сәгатьтә һәйкәл янында бәйрәм чарасы узачак.
Ул көнне «Моңлы Тукай теле» бәйгесендә җиңүчеләрне котлаячаклар, һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм әлбәттә, шигырьләр сөйләү булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев