Лениногорскида хөрмәткә ия шәхес – Марс Исхаковны 85 яше белән котладылар
Хөрмәтләү
Лениногорск ветераннар советында ветераннар советының элеккеге рәисе Марс Шәрифулла улы Исхаковны 85 яше белән котладылар.
Марс Исхаков – күп кенә проектлар һәм китаплар авторы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хәрби–тарихи фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. ЮНЕСКОның «Роза мира» алтын медале кавалеры. «Хезмәт батырлыгы өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.
“Марс Шәрифулла улы бүген дә актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара, ветераннар Советы активисты булып тора, шәһәр үзәгендә күп кенә чаралар, проектлар инициаторы булып тора”, - ди ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова.
Лениногорскидагы китап кибетендә туган якны өйрәнү почмагы ясап куйган, үсеп килүче буында патриотизмны үстерү буенча лекторлык эше алып бара.
фотолар: Г.Хәлимовадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев