Лениногорскидан Савельевлар гаиләсе «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
“Алтын гаилә” номинациясендә
Лениногорскидан Николай һәм Светлана Савельевлар гаиләсе “Ел гаиләсе бөтенроссия конкурсының “Алтын гаилә” номинациясендә җиңү яулады.
Конкурска нәтиҗәне Мәскәүдә ясадылар. Быел бәйгедә илебезнең төрле регионнарыннан 40 меңгә якын гаилә катнашкан. Шуларның 85 проценты – күпбалалы.
Катнашучы гаиләләр үзләренең гаилә тарихы белән алты номинациядә ярышкан. Бәйге “Гаилә” илкүләм проекты буенча узды.
Савельева Светлана һәм Николай – 39 ел бергә гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары бар.
Савельевлар гаиләсендә барлык эшләр урталай бүлеп эшләнелә. Бергә җырлыйлар, бергә ял итәләр, бергә җыештыралар, пешерәләр, ремонт белән шөгыльләнәләр, бакчада эшлиләр һ.б. ә гаиләдә иң мөһиме - мәхәббәт, үзара аңлашу, хөрмәт, дуслык һәм ярдәм, бер-береңне ишетә белү.
Әлеге гаилә 2024 елда “Нечкәбил” конкурсы финалчылары да булган иде.
“Ел гаиләсе” конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы Мәскәүдә 13-16 октябрь көннәрендә узачак.
РОО РТ “Под крылом семьи”
фото: https://vk.com/nechkebil
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев