Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига эш визиты белән Татарстан промышленность һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде

Бүген Лениногорскида - муниципаль район Советының отчет сессиясе.

Сессия эшенә кадәр Лениногорскига рәсми визит белән килгән  Татарстан промышленность һәм сәүдә министры Олег  Коробченко , ТР цифрлы үсеш министры Айрат Ринат улы Хәйруллин  Лениногорскиның берничә җитештерү объектларында булды. Аларны Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов озатып йөрде.

✅ НПФ "Модуль" - инновацияле производство, ул безнең шәһәрнең промышленность  потенциалының мөһим өлеше булып тора. РФ нефть-газ тармагы өчен җиһазлар эшләү, проектлау һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

✅ "ЛениногорскРемСервис"  – динамик рәвештә үсә торган нефть сервисы компаниясе.  Күпьеллык тәҗрибә, югары квалификацияле хезмәткәрләр, заманча технологияләр, җайланмалар һәм материаллар кулланып эшлиләр.

Компаниянең үз җитештерү мөмкинлекләрен өзлексез үстерүе аның эшчәнлеге географиясен киңәйтү перспективаларын ача. Татарстан, Оренбург, Самара өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Удмуртия, Пермь крае һәм ХМАО нефть компанияләренә хезмәт күрсәтә.

Башкаладан килгән кунаклар җитештерүне оештыру дәрәҗәсен һәм предприятиеләребезнең республика икътисадына керткән өлешен югары бәяләделәр.

 

фотолар: Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев