Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига “Җиңү паровозы” килә

1 майда Лениногорскига “Җиңү паровозы” киләчәк,

ул 15 сәгать 45 минутларга килеп җитәчәк һәм бер сәгать тирәсе генә тукталып торачак.

Лениногорскилыларның һәм шәһәр кунакларының «Письмянка» станциясенә килеп, барысын да үз күзләре белән күрергә мөмкинлеге булачак. Ретро-состав үзе белән уникаль экспонатлар алып килә.

Куйбышев тимер юлының баш инженеры урынбасары Ринат Яруллин сөйләвенчә, биредә икенче бөтендөнья сугышы чорында АКШ союздашларына ярдәм итү программасы кысаларында Советлар Союзына куелган автомобиль-амфибияне күрергә мөмкин булачак. Ретро-составны 1945 елның җиңү мае стилистикасында бизәлгән гамәлдәге «Лебедянка» паровозы алып барачак. 

Эшелон составында «Үлемсез полк» пассажир вагоннары да булачак. Паровоз бригадасы лениногорскилыларны Бөек Ватан сугышы чоры формасында каршы алачак.

“Җиңү паровозы” Самара өлкәсеннән 28 апрельдә старт ала һәм 2025 елның 5 маена кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыт эчендә ул Ульяновск, Пенза өлкәләрендә, Татарстан, Башкортстан Республикаларында тукталышлар ясаячак һәм кире әйләнеп кайтачак. Поезд якынча 3000 километр юл үтәчәк.

 

фото: ТГ-канал М.Гирфанов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Паровоз Победы Җиңү паровозы