Лениногорскилы Рушания Шәймәрданова – «АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчесе
Казанда «Агроволга - 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырылды һәм ул илнең агросәнәгать комплексын һәм авыл территорияләрен үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның күренекле казанышларын тануга юнәлдерелгән иде.
Тантана барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасов 12 җиңүчегә бүләкләр тапшырдылар.
"Мин булмасам, кем?" («Кто, если не я?») номинациясендә җиңүче - “Лениногорск кошчылык фабрикасы”ның симертү цехы башлыгы Рушания Шәймәрданова.
фото: https://agro.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев