Лениногорскилылар  әдәби марафон финалистлары  исемлегенә керде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар әдәби марафон финалистлары исемлегенә керде

Татар әдәбиятын популярлаштыру аша туган телне үстерүдә катнашалар.

Күптән түгел XXXVII #ӘдәбиМарафон төгәлләнде. Ул 1 -21 октябрьдә узды. Лениногорскилылар 21 көн дәвамында китап укып, үзләренә ошаган өзекләрне социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.  Марафонның башыннан ахырына кадәр башкарып чыгучылар – финалистлар исемлегенә керде. 37нче әдәби марафонның финалистлар исемлеген, чараны оештыручы Татнетны үстерү фонды тәкъдим итте.

Вәлиәхмәтова Зөлфия Әхәт кызы

Гордеева Зөлфия Габделхак

Гыйләҗев Газинур Байсар улы

Гыйләҗева Гүзәл Илсур кызы

Гыйләҗева Фирая Хәниф кызы

Әхмәтҗанова Рушания Рафик кызы

Закирова Валентина Николай кызы

Зарипова Эльвина Әмир кызы

Камалетдинова Резедә Камил кызы

Мифтахова Гөлфия Ринат кызы

Мифтахова Гүзәлия Ильяс кызы

Мортазина Зөлфирә Ядкәр кызы

Мостафина Розалия Харис кызы

Мөхәммәтҗанова Зөлфия Мөкатдәс кызы

Муллагалиева Алсу Вил кызы 

Осипова Людмила Иван кызы

Рахманова-Шәмсуарова Ләйсән Таһир кызы

Ризванова Галия Нәсих кызы

Салахова Илсөяр Ильгизәр кызы

Семенова Нина Николай кызы

Сөләйманова Әлфия Мөдәрис кызы

Тахавова Эльза Рамил кызы

Хамзина Зилия Хәтип кызы

Хәертдинова Халисә Гасыйм кызы

Хәсәнова Энҗе Гыйльмегаян кызы

Шайдуллина Алсу Булат кызы

Шәмсуаров Таһир Ярулла улы

Юнысова Адилә Марат кызы.

Гомумән алганда, 2026 ел дәвамында әдәби марафонда Лениногорск районыннан  48 кеше катнашкан.Быел XXXIV, XXXV,  XXXVI,  һәм XXXVII әдәди марафоннар үткәрелде. 

2026 елда Әдәби марафон проектында катнашучыларны бүләкләү тантанасына чакыралар. Ул 26 ноябрьдә Казан шәһәрендә,  Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының зур концертлар залында үткәреләчәк. Чарада язучылардан автографлар алу, алар белән бергә фотосессияләр һ.б. каралган.

2026 елда «Әдәби марафон» проектларында барлыгы 2684 кеше уңышлы катнашкан, барлык катнашулар саны 5667 данә тәшкил итә. Татарстан, Россия һәм Россия регионнарыннан, чит илләрдән дә  катнашалар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
 


Нет комментариев