Лениногорскилылар алдакчылар корбаны булудан туктамый
Алдарлар да оста итеп алдый белә.
Узган атнада Лениногорск эчке эшләр хезмәтенең дежур бүлегенә төрле юнәлештәге хокук бозулар турында хәбәр белән шәһәр һәм районда яшәүче 246 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында мошенниклардан шактый зур акчалата зыян күрүчеләр саны - 3 кеше.
Башкаларның ялгышында сабак алырга ашыгучылар күп түгел. Интернет аша сату-алу эшләре барышында зур суммада акча югалтучылар, үткән атнада да берничә кеше булган.
Лениногорскида 54 яшьлек ир-ат үзенең милкендә булган кар машинасын сатарга ниятләп, интернетта игълан биргән. Машинаны алырга теләүче шунда ук табылган да. Бу гаҗәп тә түгел, угрылар шушындый игълан-белдерүләрне махсус карап-тикшереп утыралар һәм шуның белән табыш алалар бит. Ир-ат үзе сатучы булгач, мошенниклар турында уена да кертмәгән. Ә сатып алучы ролен уйнаучы мошенник, хуҗа кеше машинасын башка берәүгә сатып җибәрмәсен өчен, бәянең бер өлешен алдан түләп куярга теләвен әйткән.
Моның өчен ул, билгеле” карта номеры, сатучының үзе турында белешмә кирәк булуын белдергән. Үзенең бер белмәгән кешегә акча күчерергә җыенганда, аның турында күбрәк белергә теләвен аңлаткан. Кыскасы, ир-атның башын бутап, үзенә тиешле мәгълүматны алган. Нәтиҗәдә, сатучының 60 меңгә якын акчасы мошенниклар исәбенә күчкән.
Үзенең мошенниклардан алдануын аңлап алган лениногрскилы, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Әлеге очрак буенча РФ Җинаять Кодексының 159 нчы маддәсе – “Мошенниклык”билгеләре нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев