Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар дәүләт бүләкләренә лаек булды (+фотолар)

Лениногорскида муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча йомгаклау сессиясе узды.

Гадәттәгечә, сессия ахырында муниципаль район үсешенә өлеш керткән, озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр бүләкләр алды.

Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы – Вагиз Санатуллинга медаль «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале тапшырылды.

Медицина үзәгенең табиб-акушеры Вавилова Любовь – «Татарстан Республикасының атказанган табибы » мактаулы исеме алды.

Шул ук мактаулы исемгә Лениногорск Балалар стационары мөдире – табиб-педиатр Юнусова Флора лаек булды.

Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Залакаева Лилия
 «Татарстанның атказанган укытучысы» мактаулы исеме алды.

32нче балалар бакчасының музыка тәрбиячесе Киселева Светланага  «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына  «Охтин-Ойл» җәмгыятеннән өлкән мастер Мостафин
Радик,  1нче спорт мәктәбе тренеры Сучкова Ольга ,  «Маркс» аграр хуҗалыгының комбайнчы-тракторчысы Әсхәт Сәхапов, «Татнефтеснаб» идарәсенең Лениногорск базасы цехы начальнигы Бикмурзин Юрий,  Урмышлы авылы китапханәчесе Гөлия Галиева лаек булды.

Татарстан Промышленность министрының Рәхмәт хатына «Лениногорскнефть» идарәсенең 1нче цех мастеры Ковтун Сергей  һәм Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесе Гирфанов  Марат лаек булды.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев