Лениногорскилылар икенчел базардагы тораклардан аз процентлы гаилә ипотекасы белән фатир алу программасында катнаша ала
1 апрельдән әлеге мөмкинлек тудырылды.
Төзелеш эшләре бик аз алып барыла торган шәһәрләрдә икенчел базардагы торактан 6 процентлы гаилә ипотекасы белән фатир алу мөмкинлеге барлыкка килә.
Мондый мөмкинлекне район үзәкләрендә аз санда, елына ике яки өч йорт төзелә торганнарга бирәләр. Исемлеккә барлыгы 901, шул исәптән Татарстандагы 18 шәһәр: Лениногорск, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Зәй, Болгар, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск,Минзәлә, Нурлат, Тәтеш, Чистай кертелгән.
Мондый ипотеканы алты яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр алырга мөмкин. Тагын бер шарты – күпкатлы йортның «яше» 20 дән артмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев