Лениногорскилылар Социаль фондның Клиентлар хезмәтенә бу атнаның шимбәсендә мөрәҗәгать итә ала
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Социаль фондның Клиентлар хезмәтенә бу атнаның шимбәсендә мөрәҗәгать итә ала

25 октябрь - шимбә көнне кабул итәчәкләр.

Шимбә көнне, 25 октябрьдә, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Лениногорск клиент хезмәтендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне булачак.

Мондый көннәр даими рәвештә  - айның һәр соңгы шимбәсендә оештырыла.

"Безнең бурыч - хезмәтләрне мөмкин кадәр кулай итү. Өстәмә алымнар гражданнарга үз мәсьәләләрен ашыкмыйча хәл итәргә һәм уңайлы вакытта консультация алырга ярдәм итә», – ди Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова. 

Өстәмә кабул итү көннәре эш көннәрендә клиент хезмәтенә йөри алмаучылар өчен аеруча уңайлы. 

Шимбә көнне  гражданнарны кабул итү 9:00 дән 15:00 гә кадәр алып барылачак.

Адресы: Лениногорск, Гагарин урамы, 51нче йорт

 

фото: СФР


Нет комментариев