Хокук буенча.
20 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Шашин проспекты, 22 йорт адресы буенча Лениногорск мәгариф йортында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чара планлаштырылган.
Чара кысаларында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы, опека һәм попечительлек секторы мөдире, Лениногорск эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге бүлеге башлыгы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе, суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе һәм башкалар катнашачак.
Сораулар буенча алдан язылу өчен телефон номеры: 5-04-13
Нет комментариев