Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә унынчы «Татарча диктант» акциясе үтте (+фотолар)

Бүген 11нче гимназиягә әти-әниләр дә, администрация, Мәгариф идарәсе вәкилләре килде.

Быел «Татарча диктант» акциясенең унынчысы узды.

Диктант язу өчен  200 еллык юбилее билгеләп үтелүче XIX гасыр мәгърифәтчесе һәм галиме Каюм Насыйриның әсәре алынды.

Шәһәребезнең 11нче гимназиясе ел саен диктант уздыру буенча төп мәйданчык булып тора, дисәң дә хата булмас. Гимназиягә шушында белем алучы балаларның әти-әниләре, шулай ук башкалар да килә.

Бүген 11нче гимназиягә әти-әниләр, күбрәк, әниләр,  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Мәгариф идарәсе методисты Римма Сафиуллина һәм башкалар килде.

Диктант язарга килүчеләрне өч сыйныф кабинетына бүлеп утырттылар.

Башта акция турында мәгълүмат бирделәр. Аннары диктант тексты турында, андагы берничә  авыр сүзнең язылышы турында аңлатып, әйтеп киттеләр.

Каюм Насыйриның «Кабуснәмә» хикәятләреннән 180 сүзлек текстны яздылар. 

Соңыннан исә һәрбер катнашучыга Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Лениногорскилы Гөлүсә Гыйләҗева диктант унынчы тапкыр үткәрелсә дә, бер дә язганым юк иде, беренче тапкыр яздым, ди. 

« Киләсем, язасым килде диктант. Минемчә, текст авыр түгел иде. 45 ел элек мәктәпне тәмамлаган булсам да, сүзләр язылышы онытылмаган әле. Рәхмәт оештыручыларга. Телебез яшәсен, телебезне саклыйк», – ди ул. 

Розалия Мостафина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев