Лениногорскиның 12нче лицееның яшь армиячеләр командасы җиңү яулады
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 12нче лицееның яшь армиячеләр командасы җиңү яулады

Хәрби-патриотик юнәлештә

9-15 сентябрьдә «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәге базасында «Алга яшь армиячеләр» республика хәрби-спорт уены узды, анда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан яшь армиячеләр (юнармейцы) катнашты.

Быел хәрби-спорт уеннары бишенче тапкыр узды. Лениногорск данын 12нче лицейның “Спартак” яшь армиячеләр командасы тәкъдим итте, җитәкчесе – Риваль Сабирҗанов. 

Бишенче зона нәтиҗәсе буенча Лениногорск районы командасы беренче урынны алды. “Көч һәм команда бергәлеге җиңү китерде”, - ди яшь армиячеләр. 

 

фото: 12нче лицей ВКонтакте төркеменнән


Нет комментариев