Лениногорскиның 15нче балалар бакчасы 50 еллыгын билгеләп үтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 15нче балалар бакчасы 50 еллыгын билгеләп үтте

Шәһәребезнең Гагарин урамы 36А адресы буенча урнашкан балалар бакчасы.

 Лениногорскиның 15нче балалар бакчасы ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бакчаның мөдире –  Исаева Ольга Викторовна. 

 «Дюймовочка» балалар бакчасының 50 еллыгына бакчаның  ветераннары һәм балалар бакчасының элеккеге хезмәткәрләре килде.

Тәрбиячеләр һәм балалар искиткеч концерт әзерләгәннәр.  Ә ата-аналар һәм балалар милли флешмоб әзерләгәннәр, анда 6 гаилә катнашкан.

Әмир, Алсу Абушаевлар гаиләсе – татар милләтен, Мостафина Азалия гаиләсе - рус милләтен, Руслан Фаткуллин гаиләсе - башкорт милләтен, Габриелян Амелия гаиләсе - әрмән милләтен , Фозили Салих гаиләсе – таҗик, Егоров Владислав гаиләсе мордва милләтен тәкъдим иткән.

 Алар барысында да милли бию элементларын күрсәттеләр. 

 

фотолар: 15нче балалар бакчасы социаль челтәре


Нет комментариев