Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре төбәкара турнирдан призлы урыннар белән кайттылар
10-12 октябрьдә Можга шәһәрендә Э.Б. Мурашов истәлегенә грек-рим көрәше буенча 12 нче төбәкара турнир узды.
Турнирда Татарстан, Удмуртия, Башкортостан, Пермь крае һәм Свердловск өлкәсеннән 180 көрәшче катнашты.
3нче спорт мәктәбенең көрәшчесе – Мортазин Радмир (5нче мәктәптә укый) 38 кг га кадәр авырлык категориясендә 1 урынны алды. 52 кг га кадәр авырлык категориясендә 3 урынны Хәбибуллин Ренат (11нче гимназяидә укый) алды.
Шулай ук үз үлчәү категорияләрендә 5 урынны алдылар: Лобанов Сергей, Даньшин Данил
Егетләр тренерлар Лущиков Руслан Сергеевич һәм Майоров Владимир Алексеевич җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
фото: 3нче спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев