Лениногорскиның 7нче мәктәп укучысы акробатика буенча Татарстан җыелма командасына керде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 7нче мәктәп укучысы акробатика буенча Татарстан җыелма командасына керде

Безнекеләр уңышы

Лениногорскиның 8А сыйныфы укучысы  Самира Хөснетдинова акробатика буенча Татарстан Республикасы җыелма командасына керде. 

Самира катнашкан кызлар өчлеге  спорт акробатикасы буенча Казан шәһәрендә  Чемпионат-беренчелектә уңышлы чыгыш ясап, мактаулы 3 урынны яулады.

Ярышларда республиканың алты шәһәреннән – Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллы, Чистай һәм Казаннан 300 дән артык спортчы катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча 2026 елга спорт акробатикасы буенча Татарстан Республикасының төбәк җыелма командасы төзелде, аңа безнең Самира да керде.

Котлыйбыз!

фото: 7нче мәктәп ВКонтакте челтәре

 

 

 


Нет комментариев