Лениногорскиның «Эрзянка» ансамбле «Этномириада» халыкара конкурста 1нче дәрәҗә лауреат булды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Эрзянка» ансамбле «Этномириада» халыкара конкурста 1нче дәрәҗә лауреат булды

“Этномириада” традицион мәдәният һәм халык сәнгате халыкара конкурсы-фестивале үтте.

Лениногорскиның мордва ансамбле - "Эрзянка" әлеге фестиваль-конкурсның 1нче дәрәҗә лауреаты булды.

Ансамбль  "Фольклор ансамбльләр" номинациясендә катнашты.

Коллективның җитәкчесе - Мария Шалина. Концертмейстер - Геннадий Садовников.

Коллектив 1988 елда оеша. Район, республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда даими катнашалар, мордва халык традициясен саклап яшиләр. 

 

фотолар: https://vk.com/dklensk

 

 


Нет комментариев