Лениногорскиның гаилә коручы парлары грант отуда катнаша ала
Татарстан Республикасы ярдәме
Быел, билгеле булганча, Татарстанда яшь парларга туй уздыру өчен грантлар бирә башладылар.
Туй уздыру өчен грант 100 мең сум. Бу сумманы быел 80 пар алачак.
Лениногорскида инде грант откан парлар бар.
Лениногорск ЗАГС бүлеге гаилә корырга теләүче парларны грант оту конкурсында катнашырга чакыра. Грант бәйгесендә катнашу өчен «ТР Хезмәтләре 2.0» кушымтасы аша гариза бирергә була.
Парларны сайлау критерийлары түбәндәгечә:
пар кимендә 3 ел Татарстан территориясендә яшәгән булырга,
кияү яки кәләш, яисә икесе дә 35 яшьтән яшьрәк булырга тиеш.
Сайлауның 2 этабы туй уздырганда милли йолаларны саклауны исәпкә ала. Һәм, әлбәттә, тотылган сумма буенча да хисап тотарга туры киләчәк.
фото: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев