Лениногорскиның яшь экологлары урман хуҗалыгына ярдәм күрсәтә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь экологлары урман хуҗалыгына ярдәм күрсәтә

Балалар иҗат йортының “Яшел планета” берләшмәсенең яшь экологлары экологик акциядә катнашты: урман хуҗалыгы өчен агач күркәсе ( әкәлә) җыйдылар.

Кызлар һәм малайлар Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Альбина Даулетшина белән Горький исемендәге паркка бардылар. Агач күркәсен җыю барышында яшь экологлар күркәләрне ничек дөрес сайларга икәнен белделәр: алар бербөтен, күгәрексез һәм суалчаннар тишмәгән булырга тиеш; орлыкларны юан һәм сәламәт агачлардан җыялар; бу агачлар йөзләгән төр хайваннар һәм кошлар өчен азык чыганагы булып тора.

Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә 4 килограммнан артык сыйфатлы орлык материалы җыйганнар. Барлык җыелган уңыш урман хуҗалыгы белгечләренә тапшырылачак. Анда агач күркәләре стратификация узачак, ә язын имәннең яңа үсентеләрен үстерү өчен нигез булачак. Бу яшь имәннәр безнең төбәкнең урман фондын тулыландырачак һәм берничә елдан соң һаваны чистарта торган һәм урман тереклек ияләренә сыеныр урын бирә торган куәтле агачларга әвереләчәк, дип аңлатты педагог Альбина Фазыловна. 

Мондый акцияләр – дәресләрнең иң яхшы практик өлеше. Балалар үз куллары белән урманнарга ярдәм итәләр һәм үз хезмәтләренең чын нәтиҗәсен күрәләр. 

 

 


Нет комментариев