Мәдәният сарае “Җәлил укулары” халыкара әдәби конкурсының финалына чыгучыларны хәбәр итте.
Лениногорскиның яшь талантлары конкурсның берничә турын узып, финалга кадәр барып җиткәннәр.
Мәдәният сараеның Н. Чубатова җитәкчелегендә “Браво” үрнәк арт-студиясенең яшь кызлары-малайлары “Җәлил укулары” конкурсының “Җәлил рус телендә” номинациясендә лауреат булдылар: Айдар Вагапов – 3 урын; Екатерина Исмәгыйлова - 3 урын; Чингиз Шәнгәрәев — 3 урын.
«Коллектив башкару» номинациясендә: «Браво» студиясенең урта төркеме – 2 урын.
Урмышлы авылыннан Сәит Хәбибуллин “Җәлилчеләр” номинациясендә ( үзләре иҗат иткән әсәр) 2 урынга лаек булды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү февраль аенда Казанда Гала-концертта булачак.
Нет комментариев