Лениногорскиның Иске Писмән авылында йорт янгыннан соң яраксыз хәлгә килгән
Янгын турында күршеләр хәбәр итә
Иске Писмән авылының Заречная урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, күршеләр янгынны сүндерергә булышкан. Тик янгын йортның 48 квадрат метр мәйданына зыян китерә.
Янгын сүндерүчеләр йортның түбәсе ишелүен терки. Ялкын телләренең башка корылмаларга күчү куркынычы булмый. Зыян күрүчеләр, җәрәхәт алучылар юк. Йорт яраксыз хәлгә килгән.
Хәзер янгын сүндерүчеләр янгын килеп чыгуның беренчел фаразларын ачыклый.
- Янгын турында «112» яки «101» телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев