Лениногорскиның Мәшгульлек үзәге ветераннар советына җиһазлар бүләк иткән
Игелекле эш
Лениногорскиның Мәшгульлек үзәге шәһәр һәм район ветераннар советына Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан офис мебельләре бүләк иткән.
Мебельләрне ветераннар советындагы музейга урнаштырганнар. Бүләккә алар бик шатланганнар.
«Мәшгульлек үзәгенә һәм аның җитәкчесе Лилия Шагиевага без бик рәхмәтле. Мебельләр үз урыннарын тапты, яхшы гына урнаштылар», – ди ветераннар советы җитәкчесе Галия Хәлимова.
фото: Г, Хәлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев