Хоккей яңалыклары.
Күптән түгел Лениногорск шәһәренең «Нефтяник» спорт мәктәбендә 2014 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары узды. “Нефтяник” үз бозында матчларны башлап җибәрде.
«Нефтяник» командасының көндәше Нурлат шәһәренең «Ледок» командасы булды. Очрашу хуҗалар мәйданчыгының ышанычлы 6:3 исәбе белән, җиңү белән тәмамланды. Алка кертүчеләр булып Кузнецов Кирилл, Бажитов Тимофей, Сахапов Эльвир, Григорьев Родион һәм Хохлов Егор булдылар. «Нефтяник» командасын һәм тренер Олег Анатольевич Копыловны җиңү белән котлыйбыз.
Октябрьский шәһәрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган 2016 елгы яшүсмерләр арасында Ачык хоккей турниры узды. Лениногорск шәһәренең «Нефтяник» командасы тренер Сергей Иванович Плохов җитәкчелегендә лаеклы уен күрсәтте һәм турнирдагы биш команда арасында ике уен көне нәтиҗәләре буенча 2 нче урынны яулады. Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе дип Звонарёв Илья танылды.
Нет комментариев