Лениногорскиның «Сәрвиназ» ансамбленә  дәүләт стипендиясе тапшырдылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Сәрвиназ» ансамбленә дәүләт стипендиясе тапшырдылар

Татарстан Республикасы стипендияләрен һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан Кремлендә узды.

Татарстан Премьер – министры Алексей Песошин «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXV еллык  республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды. Чара 1 июньдә үтте. Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

"Республикада балалар һәм яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Моңа ачык мисалларның берсе – «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте. Фестиваль республикада да, аннан читтә дә киң танылу алды. Фестивальдә катнашучылар саны 1 млн 300 меңнән артып китте. Бу фестиваль талантлы балалар һәм яшьләрнең үз-үзләрен уңышлы тормышка ашыруына ярдәм итә. Фестиваль программасының быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлануы символик мәгънәгә ия",- диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.

Лениногорскиның «Талант» вокал студиясе «Сәрвиназ»  ансамбле дәүләт стипендиясенә лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде.

Ансамбль җитәкчесе Рәмзия Галимованы һәм ансамбль катнашучыларын лаеклы җиңү белән котлыйбыз.

Чыганак: https://vk.com/dklensk?from=groups

фото: https://prav.tatarstan.ru/index.htm/news/2421098.htm

 


Нет комментариев