Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбыз авылларында «Татнефть» гранты хисабына заманча уен мәйданчыклары ясалды

«Татнефть» Компаниясе грантлары хисабына районыбызның Федотовка һәм Урмышлы авылларында яңа уен мәйданчыклары барлыкка килде.

Хәзер балаларга ял һәм уеннар өчен, үсеш өчен яхшы урын булдырылды.

Монда заманча карусельләр, “таучык”лар, тренажерлар һәм төрле уен зоналары урнаштырылган. Яшүсмерләр исә спорт җиһазларында шөгыльләнә ала. Саф һавада вакытны уздыру өчен бик тә кирәкле урын бу.

 Федотовкада яшәүче Людмила Афанасьева фикеренчә,  авыл өчен мондый мәйданчык булу – зур шатлык. “Балалар өчен шундый матур урын кайчан барлыкка килер икән дип, озак көттек. Заманча комплекс балалар өчен куркынычсыз һәм аларга монда ошый”, - ди. 

Федотовка авыл башлыгы Валентина Павлова әйтүенчә, элегрәк монда балалар мәйданчыгы булган, ләкин алар тузган һәм куркынычсыз таләпләренә туры килми башлаган. 

-    Авылда яшь гаиләләр калсын иде, балалар күбрәк булуын телибез. Моның өчен шартлар да булу кирәк, әлбәттә. Берничә ел элек федераль программа буенча мәктәпне тулысынча ремонтладык. Без заманча балалар мәйданчыгы турында да хыялландык. Шуңа “Татнефть”нең грант конкурсында катнаштык һәм җиңүебезгә шат идек. Проектны софинанслау буенча җирле средстволарны кулланачакбыз, алар комлык урыны һәм карусель урнаштыруга тотылачак, - ди Валентина Павлова.

Мәйданчык янәшәсендә зурлар өчен уңайлы урыннар: эскәмия һәм өстәл ясалган. Әти-әниләре яки әби-бабайлары шуннан балаларны күзәтә ала. Мондый инициативалар авыл өчен  мөһим,  алар яшьләрнең тормышын яхшырта һәм балаларның сәламәт үсешенә ярдәм итә.

«Татнефть» компаниясе шулай ук Урмышлы авылында социаль инфраструктурага ярдәм күрсәтте, балалар мәйданчыгы ясалды. Төрле төстәге “таучык”лар, куркынычсыз карусельләр, спорт комплекслары – болар барысы да балаларны һәм аларның әти-әниләрен шатландыра. 
“Авылда 50дән артык бала бар, - дип сөйли Урмышлы авыл башлыгы Артур Хәбибуллин. – Җәен өлкән яшьтәгеләрнең оныклары кайта. Яңа балалар мәйданчыгы кирәк иде. “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә без моны эшләдек, бик зур рәхмәт аларга”, - ди авыл башлыгы.

Уен комплексы стадион янында урнашкан, әлеге стадион да моннан 2 ел элек Компания ярдәмендә төзелгән булган. Хәзер Урмышлы халкының балаларны физик яктан үстерү, сәламәтлекне ныгыту һәм актив гаилә ялы өчен тулы инфраструктурасы бар.

“Безнең өчен бик уңайлы, без монда физкультура дәресләренә киләбез. Балаларга саф һавада шөгыльләнү бик ошый”, - ди физкультура укытучысы Илфинә Абдуллина.

Уен комплексларының барлык элементлары сыйфатлы һәм экологик чиста материаллардан эшләнгән, ә мәйданчыкларда аяк асты ком белән капланган. Аттракционнар төрле яшьтәге балалар өчен яраклы, бу аларның һәрьяклап үсешенә ярдәм итә. Челтәрле койма конструкцияләрне мал-туардан саклый, бу авыл җирендә аеруча мөһим.

«Татнефть» Компаниясенең кайгыртучанлыгы зур булмаган торак пунктларны үзгәртә, үсеп килүче буынга бәхетле балачак шартлары тудыра. 

 

Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев