Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның Яңа Шөгер авылы мәчетендә балалар өчен дини-әхлакый чара оештырдылар

Балалар өчен әһәмиятле чара.

Кышкы каникул вакытында Яңа Шөгер авылы мәчетендә 3 көнлек дини-әхлакый чара – балалар белән аралашу чарасы узды.

Укытучы Гөлфия ханым балаларны ялыктырмыйча,  дингә кагылышлы кыска гына дәресләр үткәрде, гарәп хәрефләре белән таныштырды, озын булмаган догалар өйрәтте. 

Аннары дини тематикага кагылышлы уеннар ярдәмендә , балаларның күңелләрен күтәреп, ял иттереп, аеруча тырыш, актив булганнарын бүләкләргә дә онытмыйча мавыктыргыч итеп бу аралашуны алып барган.

Абый-апаларына ияреп килгән бәләкәчләргә дә шөгыль табылган: пазллардан рәсемнәр җыйганнар, кечкенә кызлар мөселман хатын-кызларының киемнәрен төсле рәсемнәргә буяганнар.

Зуррак кызлар өстәлләрне матур итеп корып, бергәләп салатлар, туңдырма -соклардан коктейль ясап, тәмле ризыклар белән сыйландылар.

Җомга көн исә балалар күңелендә озак сакланыр. Алар бу көнне моңлы азан тавышын тыңлап, зурраклары бабайлар белән бер рәткә басып намаз укыдылар, җомга вәгазен тыңладылар. Аннары мул өстәл артында, мәчет апалары пешергән тәмле бәлеш белән сыйландылар.

Авыл имамы Наил хәзрәт һәрбер балага атап әзерләнгән бүләкләр таратты. Балаларга бу көннәр ошаган, таралышасылары да килмәгән. 

Беренче көнне 13 бала гына килгән булса, соңгы көнгә 22 бала булган. Бу кечкенә генә Яңа Шөгер өчен яхшы күрсәткеч. Иң мөһиме – үсеп килүче буын Ислам диненең  тәртипкә, чисталыкка өйрәтүен, игелеккә өндәвен аңлап, белеп үсә. 

 

 

фотолар:  мөхтәсибәттән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев