Районыбызның ике авыл җирлеге яңа машиналы булды
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның ике авыл җирлеге яңа машиналы булды

ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең XVII съезды узды.

 

Съездга кадәр 2022 елда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясалган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче авыл җирлекләренә яңа машиналар тапшырылды. Безнең районнан ике авыл җирлеге: Урмышлы (авыл башлыгы - Артур Хәбибуллин) һәм Урдалы (авыл башлыгы - Гөлшат Әхмәтова)   яңа «Лада-Нива-Тревел» автомобиленә ия булды.

Авыл җирлекләрен котлыйбыз. Яңа машиналар авыл җирендәге сорауларны хәл итүдә, бурычларны үтәүдә зур ярдәм булып торыр дип уйлыйбыз.

 

фото: https://president.tatarstan.ru/tat/pressa/photoreports/photoreport/8549679.htm


Нет комментариев