Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның Керкәле авылы ветераны - Исмәгыйль ага Сафуанов 99 яшен билгеләп үтте

Районыбызның Керкәле авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны, Лениногорск районының мактаулы гражданины Исмәгыйль Сафуанович Сафуанов 99 яшен билгеләп үтте.

Олы яшьтә булса да, Исмәгыйль бабай өйдә хәрәкәттә, ил-көн яңалыклары белән танышып бара, белгән догаларын укып, һәркемгә – тыныч тормыш, балаларына, оныкларына исәнлек тели. Ә оныкларга, оныкчыкларга ул бай бабай: җиде онык, тугыз оныкчык һәм оныкның баласы да бар.

Армиядә хезмәт итеп кенә кайтам дип туган авылыннан - Керкәледән чыгып киткән Исмәгыйль агага җиде ел чит якларда, Россиянең икенче читендә булырга туры килә. Аңа барысын да күрергә туры килгән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә җилкәгә салып агач ташу.

1943 елның 15 ноябрендә Шөгер район хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Ерак Көнчыгышта 246нчы полкта укчы булып хезмәт итә башлый. Башта сержант званиесендә хезмәт итә, аннары пулемет взводы командиры була.  Ватан сугышыннан соң Япония белән сугышта катнаша. Ул тәмамлангач та туган ягына кайта алмый, 1950 елда гына авылга кайтып төшә ул. 

Солдат шинелен салып, туган авылында зернотокта, аннары битум заводында, Керкәле карьерында эшли. Хатыны белән бергә 70 ел гомер иткәннәр, өч ул һәм бер кыз үстергәннәр.

Ветеран Исмәгыйль Сафуановны 99 яше белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шәмарданов һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов котладылар. 

Без дә аңа якыннарының игътибарын тоеп озак яшәвен, киләсе елга бер гасырлык бәйрәмен каршыларга телибез.

 

фото: ЛМР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев