Россия Банкының Директорлар советы 2027 елда «Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев, 90 яшьлеге уңаеннан» истәлекле тәңкәсен әйләнешкә чыгару турында карар кабул итте.
Бу хакта Үзәк банкның рәсми порталы хәбәр итә.
Тиешле үзгәреш 2026 елның 28 августында Россия Банкы Директорлар советының 2025 елның 31 июлендәге карарына кертелгән. «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясенең «Кыйммәтле металллардан истәлекле тәңкәләр» бүлеге 2 пункт белән тулыландырылган.
Тәңкә 925 пробалы көмештән эшләнәчәк, тиражы – 3 мең данә.
Нет комментариев