Сайлау көнендә Лениногорскида СВО Геройлары истәлегенә багышланган бокс турниры уза
Ул өч танкист, Россия Геройлары – лениногорскилы Дамир Исламов, казаннан Дамир Гыйлемханов һәм Амурск шәһәреннән Иван Цевун батырлыгына багышланган.
Турнир инде традициягә керде һәм Лениногорскида дүртенче тапкыр уздырыла. Ярышларны «Олимп» бокс клубы оештыра.
«Юность» спорт комплексында җәмәгать оешмалары вәкилләре, спорт сөючеләр һәм җанатарлар, махсус операция геройларының туганнары һәм дуслары җыелды.
Турнирда Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә һәм Җәлил эшчеләр бистәсеннән 10-16 яшьлек 30 яшь боксчы катнаша. Рингта 6 авырлык категориясендә 15 пар спортчы чыгыш ясаячак.
Спортчылар ихтыяр көче, характер, ныклык күрсәтәләр. Алар өчен монда җиңү аеруча мөһим. Турнир яшь боксчылар ярышлары календарендә мөһим вакыйга булып тора.
Катнашучылар һәм җиңүчеләр медальләр, грамоталар, турнир символикасы төшерелгән сувенирлар һәм иганәчеләрдән кыйммәтле призлары белән бүләкләнәчәк.
Фото Роман Богатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев