Сарабиккол авылы Сабан туенда театр актерлары чыгыш ясаячак
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабиккол авылы Сабан туенда театр актерлары чыгыш ясаячак

Татарстанның атказанган артистлары алар.

Сарабиккол авылында Сабантуй 9 июньдә 10.00 сәгатьтә башлана. Әлеге авыл Сабан туе артистлар чыгышы белән бәйрәмне тулыландыра.

Быелгы Сабантуйда Татарстанның атказанган артистлары, Габдулла Кариев театры актерлары, ирле-хатынлы Лилия һәм Илнар Низамиевлар  төркеме чыгышы халыкны ял иттерәчәк.

Шулай ук җыр-бию, уеннар булачак. Оештыручылар күңелле итеп үткәрергә тырышачакбыз, теләүчеләрне кунакка чакырабыз, диләр.

Узган елда Сабантуйда уеннар шактый булды, халык рәхәтләнеп катнашты

 

фото: узган ел Сарабикколдагы Сабантуйдан күренеш

 


Нет комментариев