Социаль фонд белгечләре гыйнвар өчен балалар пособиеләре кайсы көннәрдә килүен аңлата
Социаль фонд гадәти график буенча гыйнвар башында килергә тиешле барлык балалар пособиеләрен декабрь ахырына кадәр гаиләләргә күчерәчәк.
Бу хакта Социаль фондның Лениногорск клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова хәбәр итте.
25 декабрьдә ата-аналар түләүләр алачак:
- 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие һәм йөклелек буенча пособие
- Эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособие
- 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие
- Чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие
- 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча декреттагы ата-анага яисә эшләүче ата-анага рәсмиләштерелгән айлык пособие.
Игътибар итегез, түләүләр көн дәвамында күчереләчәк. Әгәр пособиеләр счетка иртән килмәсә, акча килгәнне көн беткәнче көтәргә кирәк.
Почта аша түләү гыйнварда була һәм һәр төбәктә Россия Почтасы бүлекчәләренең эш графигы буенча 25 нче числога кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук 25 декабрьгә кадәр гаиләләр ана капиталыннан айлык түләү ( 3 яшькә кадәр булган) алачак.
“Гыйнвар өчен түләү инде февральдә генә киләчәк. Гадәттә, һәр 3 нче числода - бердәм пособие, ә ана капиталыннан түләү һәр 5 нче числода килә. Түләү көннәре бәйрәмнәргә һәм ял көннәренә туры килгән очракта, фонд алдан ук акча күчерә”, - дип аңлатты Айгөл Исламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев