Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәбендә административ бүлек белгече катнашында иминлек дәресе узды

Соңгы араларда юлдан читтә йөрүче мототранспорт чаралары катнашында балалар травматизмы арту очраклары сәбәпле, Шөгердә В.П. Чкалов исемендәге мәктәптә иминлек дәресе узды.

Анда Башкарма комитетның административ бүлек белгече Эльвира Кирдянова һәм Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге инженер-инспекторы Илнур Галимов катнашты.

Иминлек дәресе 8-11 нче сыйныфлар өчен үтте.

Башкарма комитетның административ бүлек белгече Эльвира Кирдянова Лениногорск районында балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау юлы белән һәлакәтләрне профилактикалау турында сөйләде.

Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча инженер-инспекторы Илнур Галимов кыскача Гостехнадзор эшчәнлеге белән таныштырды. . Аннары чыгышында А1 категориясенә караган кар-сазлыкларда йөри торган техника, әлеге категория техника белән идарә иткәндә чикләүләр һәм таләпләр турында сөйләде, шушы  транспорт чаралары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын да әйтеп узды.

«Үзеңне, якыннарыңны сакларга һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышына, сәламәтлегенә куркыныч тудыручы гамәлләр һәм ахмаклыклар эшләмәскә» дигән девиз дәреснең төп мәгънәсе булды, - ди Илнур Галимов.

 

фотолар: И.Галимовтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев