3 октябрьдә, Әлмәт шәһәрендә күренекле шагыйрә Сәҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.
Төп чараларның берсе С.Сөләйманова исемендәге һәйкәл янында оештырылган әдәби-музыкаль кичә иде. Әлеге мәртәбәле чарада Татарстанның танылган язучы-шагыйрьләре, сәнгать әһелләре катнашты. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулланың һәм танылган язучы-шагыйрьләрнең үтемле чыгышы әдәби-музыкаль кичәгә ямь өстәде.
Биредә безнең шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышлап иҗат иткән шигыре белән чыгыш ясаган.
Тантаналы чараларның икенче өлешендә С.Сөләйманованың "Гөлбадран" дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе дә җыелган язучылар, шагыйрьләр, әдәбият сөючеләр күңелендә тирән эз калдырды.
"Әлеге мәртәбәле чараларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдуллага, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Равил Сабырга тирән рәхмәтемне белдерәм", - ди Таһир Шәмсуаров.
Сезнең игътибарга Таһир Шәмсуаровның С.Сөләймановага багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез.
Саҗидәсен татар сагына (шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың якты истәлегенә багышлана)
Тезелешеп кошлар китеп баргач
Вакытлыча торыр ягына,
Каен яфраклары телгә килә:
Саҗидәсен Әлмәт сагына!
Ул болай да бәгырьләрдә иде,
Көткән бер моң иде һәр өйдә.
Басмасыннан офыкларга багып,
Керләр чайкый иде Саҗидә!
Холкы шундый, халкы шундый инде,
Карый җиргә көзе моңаеп.
Онытмаган газиз халкым, диеп,
Күр, Саҗидә карый елмаеп.
Шагыйрьләргә шулай язылгандыр:
Ак каләмен хискә мана да
Гасырларның күрке саналырлык
Җыр калдыра чиксез җиһанда.
Игезәге иде ул өметнең,
Язны күрде кышның карында.
Тел – мәңгелек, яши, яшәячәк,
Нәни иле – авыл барында!
Кайберәүләр Тукай исеменнән,
Кабаланып, бүләк алганда,
Шагыйрәсе белән күрешергә
Татар килә шушы мәйданга.
Тезелешеп кошлар китеп баргач
Вакытлыча торыр ягына,
Көзге яңгыр туры җанга тама,
Саҗидәсен халык сагына!
Таһир Шәмсуаров
фотолар: Т.Шәмсуаровтан тәкъдим ителде
Нет комментариев