Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль белән идарә иткән өчен штрафларны арттыру турындагы закон проектын хуплады.
Бу хакта ТАСС яза.
Хәзер машина йөртү таныклыгыннан башка яки вакыты чыккан таныклык белән йөргән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Закон проекты аны 15-30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Кабат бозган очракта штраф 50 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Элегрәк документны закон проекты эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе хуплаган иде. Төзәтмәләр нигезендә, беренче 30 көн эчендә машина йөртү таныклыгыннан башка йөргән өчен штрафны 25 процент ташлама белән түләп булмаячак. Шундый ук чикләү, мәсәлән, исерек хәлдә машина йөрткән өчен штрафлар, хокукларыннан мәхрүм ителгәннән соң автомобиль белән идарә итү һәм кайбер башка хокук бозулар өчен дә гамәлдә.
Нет комментариев