Татарстанда янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле урманнарда 393 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш җирләрдә 234 яну очрагы теркәлгән.
Бу хакта Татар-информ»га «Урман-янгын үзәге» төбәк диспетчерлык хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иң күп янгын Түбән Кама (30 очрак), Мөслим (17), Лаеш (16) һәм Алабуга (12) муниципаль районнарында теркәлгән.
«Урман янгыннарына юл куелмады – барлык янгыннар да оператив рәвештә сүндерелде", – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сенгатуллин.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы буенча өченче класс гамәлдә, дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны тотрыклы яңгырлы һава торышы урнаштырылганнан соң рәсми рәвештә ябылачак. Якынча бу октябрь уртасында булачак.
Нет комментариев