Хәерле гомерләр бирсен.
331 татарстанлы 100 яшьтән узган. Бу хакта социаль сәясәт буенча ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың Хезмәт министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.
«Республикада яшәүче 331 кеше 100 яшьне узган, тулаем алганда, Татарстанда озак яшәүчеләр саны соңгы 5 елда өч тапкырга арткан», - диде ул.
Бутаева искәрткәнчә, Татарстанда «Актив озын гомер» программасы эшли, ул 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга исәпләнгән.
татар-информ
Нет комментариев