Татарстанда 12 сентябрьдән кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 12 сентябрьдән кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң кирәкле форматларның берсе булып тора.

12 сентябрьдән Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр башлана. Алар һәр шимбәдә Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак. 

Республика халкына һәм кунакларына киң ассортиментта продуктлар тәкъдим ителә: кош-корт ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, он, кондитер әйберләре һәм башкалар.

Ярминкәләр 2026 елның 27 декабренә кадәр (16 ярминкә атнасы) уздырылачак.

фото: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2555441.htm

 

 


Нет комментариев