Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бер атна эчендә барыннан да бигрәк кыяр һәм кәбестә кыйммәтләнде

Татарстанда 8 июньнән 15 июньгә кадәрге атнада кыяр һәм кәбестә бәяләре сизелерлек артты.

Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Кыяр бәясе 9,66% ка арткан – килограммы өчен 130,46 сумнан 143,01 сумга кадәр. Кәбестә 4,06% ка, килограммы 46,18 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Шулай ук бәрәңгегә бәяләр – 2,85% ка (килограммы өчен 49,66 сумга кадәр), суганга – 2,92% ка (48,20 сумга кадәр), помидорга – 2,28% ка (180,57 сумга кадәр), чөгендергә – 2,03% ка һәм кишергә – 1,89% ка арткан.

Башка продуктлар арасында кефир – 1,6% ка, атланмай – 1,19% ка, арыш ипи – 1,13% ка кыйммәтләнде.

Шул ук вакытта кайбер товарлар арзанайды. Иң югары сортлы бодай оныннан ясалган макарон эшләнмәләренә – 1,72% ка, сосиска һәм сарделькаларга – 1,57% ка, тавык йомыркасына – 1,47% ка, каймакка – 1,41% ка һәм бананга – 1,4% ка бәяләр сизелерлек кимегән.

Дуңгыз ите, шикәр, карабодай ярмасы, сөт, көнбагыш мае һәм алмаларга да бәяләр аз гына кимегән.

 

Татар-информ

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев