Татарстанда дүрт футбол манежы ачылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда дүрт футбол манежы ачылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче районына килде, анда ул ябык «Алга» футбол манежын ачу тантанасында катнашты.

Видеоэлемтә аша шундый ук объектларны Алексеевск, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында да ачтылар, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Бинада ике душ бүлмәсе, тренерлар бүлмәсе, көтү зонасы, медицина кабинеты, янгын сүндерү-саклау посты, спорт инвентаре һәм махсус техника саклау урыннары каралган.

Объектларны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Физик культура һәм спортны үстерү буенча илдә алдынгы урында тора.

 


Нет комментариев